Медведев мәктәп бетергән егетләрнең гаскәрен кичектерүгә кул куйды

Русия президенты Дмитрий Медведев 18 яше тулган мәктәп бетергән ир-егетләрне гаскәргә алуны кичектерү турындагы канунга кул куйды.

Канун нигезендә Бердәм дәүләт имтиханын яхшы тапшырган укучыларга 1 октябрьгә кадәр югары уку йортына керү өчен мөмкинлек бирелә. Бу вакыт эчендә укырга керә алганнарның гаскәрдә хезмәт итү вакыты кичектерелә.

Канунны Русия парламентының ике пулаты да хуплаган иде.