Греция 48 сәгатькә эш ташлады

Һөнәр берлекләре иртән парламентка таба йөрешкә чыкты

Грециядә 48 сәгатьлек эш ташлау чарасы башланды. Бу чара белән илнең иң зур ике һөнәр берлеге парламентта иртәгә каралачак канун өлгесенә ризасызлык белдерә.

Европа Берлеге саммитында Грециягә берлек һәм Халыкара валюта фондыннан 12 миллиард евролык кредит бирү турында килешенде. Әмма аның шарты итеп бюджетны кыскарту планы һәм хосусыйлаштыру программасы булырга тиеш, диелде.

Греция әлеге кредитны алмаса бөлгенлеккә төшәчәк.

Афин урамнарына тәртип саклау өчен биш меңнән артык полиция хезмәткәре чыгарылды. Урам йөрешендә дистәләгән мең кеше катнашыр, дип көтелә.