Русия Беларуска электр энергиясен җибәрә башлады

30 июньнән Русия апрель ае бурычлары түләнмәве сәбәпле туктаткан энергия тәэминатын кабат яңартты.

"Интер РАО ЕЭС" ширкәте вәкиле хәбәр итүенчә, чәршәмбе кич Беларус Русиягә 600 миллион сум күчергән.

Русия вице-премьеры Игорь Сечин Беларусның электр энергиясе өчен тагын бер миллиард 200 миллион сум бурычы калды, дип белдерде.