Афинда салым арттыруга каршы булучылар белән полиция арасында бәрелешләр булды

Афинда ризасызлык арта

30 июнь иртән Греция башкаласы Афинда парламент каршында полиция белән урам җыенында катнашучылар арасында бәрелешләр булды.

Бүген парламент бюджет чыгымнарның киметү, салымнарны арттыру һәм дәүләт милкен хосусыйлаштыру чараларын тикшерәчәк. Әлеге планны депутатлар кичә кабул итте. Бу планны Халыкара валюта фонды һәм Европа Берлеге илләре Грециягә чираттагы кредитны бирер өчен таләп итте.

Европа Берлеге Греция парламентының бу карарын хуплады.