Әфганстанда шартлаудан 17 бала яраланды

Әфганстанның төньягында бер сугышчы мәктәп капкасы янына граната ташлап 17 баланы яралады.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, яраланганнарның барысы да хастаханәләргә салынган. Аларның икесе авыр хәлдә.

Һөҗүм Фарьяб виләяте башкаласы Майнанда булган. Граната ташлаган кеше кулга алынган.

Бүген башкала Кабулда парламент бинасы янында кулдан ясалган бомба шартлап өч полиция хезмәткәрен яралады.