Русия армиясендә көч куллану 25%ка арткан

Русия армиясендә ел башыннан көч куллану очраклары 25%ка арткан. Баш хәрби тикшерү идарәсе белдерүенчә, кыйнаулар хәрби хезмәткә чакырылганнар арасында күбрәк.

Килешү нигезендә эшләүче офицерлар һәм хәрбиләр арасында җинаять кимесә дә, гомумән алганда армиядә криминал арта.

Быел хәрби тикшерүчеләр 11 мең җинаять шикаяте караган, дүрт меңгә якын эш мәхкәмәгә җибәрелгән.