Стросс-Канның Франция президентына намзәт булуы икеле

Доминик Стросс-Кан

Франциянең Социалистик фиркасе 2012 елда булачак президент сайлауга Халыкара валюта фондының элекке башлыгы Доминик Стросс-Канның намзәт булып чыгу ихтималы аз дип саный.

Бу хакта Парижда үткән матбугат очрашуы вакытында социалистлар вәкиле Бенуа Амон белдерде.

Көчләүдә гаепләнеп әле яңа гына Нью-Йоркта булган мәхкәмәдә тикшерү яңа дәлилләр китергәнгә Стросс-Кан өй сагыннан азат ителде, әмма мәхкәмә тәмам булганга кадәр ул Кушма Штатларда калырга тиеш.