Федерация шурасы әгъзалары Матвиенко намзәтен хуплады

Валентина Матвиенко

Русия Федерация шурасы әгъзалары югары пулат спикеры урынына Валентина Матвиенко намзәтен хуплады.

Петербур губернаторы бүген сенаторлар белән әлеге мәсьәлә турында сөйләшүләр үткәрде. Матвиенко өчен тавыш бирү үткәрелмәгән дип хәбәр ителә. Федерация шурасы рәисе вазифасын башкаручы Александр Трошин сүзләренчә, тавыш бирү булмаса дабарсының да Матвиенконы хуплавы күренеп торган.

Петербур губернаторы, үз чиратында, шәһәрнең бер бүлгесеннән сайлауга чыгачагын раслады. Канун нигезендә Федерация шурасына сайлану өчен Русиядәге бер төбәктә депутат булу кирәк.