Фәләстин автономиясенең БМО-да әгъза булуы карала

26 июльдә БМО Иминлек шурасы Фәләстин автономиясенең Берләшкән Милләтләр Оешмасында тулы хокуклы әгъза булу мәсьәләсен карарга җыена.

Элгәре Гарәп дәүләтләре лигасы, БМО-ның Генераль Ассамблеясенең сентябрь аенда булачак утырышында Фәләстин дәүләтенең Газзә сызыгында һәм Үрдүн елгасының Көнбатыш яры өлешендә бәйсезлеген, БМО-да тулы хокуклы булуын таләп итәчәк, дип белдергән иде.

1974 елдан бирле Фәләстин БМО Генераль Ассамблеясендә күзәтүче дәрәҗәсендә.