Башкорт корылтае башлыгы итеп Марсель Йосыпов сайланды

Марсель Йосыпов

Бу хакта Regnumга әлеге оешмадан хәбәр иткәннәр.

Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетының элекке җитәкчесе Илгиз Солтанморатов үз теләге белән әлеге вазыйфадан киткән дип әйтелә. Ул “Башкортстан фәннәр академиясенең һуманитар тикшеренүләр институтында күбрәк эшләргә кирәклеге” турында белдергән. Әлеге институтка ул җитәкчелек итә.

Марсель Йосыпов 2007 елда Башкортстаннан Дәүләт думасына сайлана. Чиләбе өлкәсендә башкортлар корылтаена җитәкчелек итә. 1969 елның 3 ноябрендә Чиләбедә туган.