Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы Татарстанның кайгысын уртаклаша

Аудронис Ажубалис

Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы рәисе, Литва тышкы эшләр министры Аудронис Ажубалис Татарстанда якшәмбе көнне көймә батып һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.

"Идел елгасында булган бу фаҗига нәтиҗәсендә күп кешенең үлүе мине нык тетрәндерде. Һәлак булганнарның гаиләләре һәм бөтен Русия халкына шушы авыр вакытта теләктәшлек белдерәм", диелә оешма белдерүендә.