Германия-Русия: газга бәйле дуслык

Меркель һәм Медведев

Германия – Русия белән иң якын элемтәдә торучы Европа иле. Берлин Мәскәүдән күпләп табигый газ ала, моннан тыш, төп сәүдә хезмәттәше булып тора. Ләкин Русия моны үз сәяси мәнфәгатьләрендә куллана дип борчылучылар да бар.
Дөньяның күп кенә илләре әле дә глобаль финанс кризистан айнып җитә алмаганда, Европа илләренең берсен бу һич кенә дә борчымый. Ул ил – Германия. Аның икътисады быел 3%-ка үсәчәк.

Германиядә җитештерелгән машиналар һәм башка технология дөньяда зур ихтыяҗ тудыра. Ләкин бу экспорт Русия энергиясенә бәйле.

Алманнар инде 40% газны Русиядән алырга фаразлый. Һәм киләчәктә бу артырга тиеш. Чөнки Япониянең “Фукусима”дагы афәтеннән соң, Берлин әкренләп атом энергиясе планыннан баш тартырга булды.

Парламентта социал-демократлар партиясеннән ветеран Һанс-Ульрик Клозе Германия, Русиядән башка гына энергетик проблемнарын хәл итә алмаячак, дип саный.

“Русия белән күптәнге каршылыкларны дәвам итү турындагы Европа фикереннән әлләни файда булмаячак. Ни өчен без аны эшләргә тиеш? Без бүгенге Русиянең нинди булуын беләбез һәм аны үзгәртергә теләр идек, әлбәттә», ди Клозе.

Аның сүзләренчә, Германия Русия энергетикасына бәйле була ала, әмма Мәскәү үзенең уңышсыз икътисадын модернизацияләү өчен алманнардан инвестиция һәм технологияләр таләп итә. Гәрчә Русиядә авторитаризм һәм хөкүмәткә карамаган бәйсез оешмаларны кысу дәвам итсә дә, Клозе әйтүенчә, урыслар алманнардан гражданлык җәмгыяте һәм демократик институтлар төзүдә ярдәм итүне сорый. Ул моны чынга аша торган хәл дип саный, чөнки бу ике ил бер-берсенә бәйле.

Газпром: сәясәтме, бизнесмы?

Социал-демократлар элекке җитәкчеләре һәм илнең элекке канцлеры Герхард Шредер Мәскәү белән араларны якынайту өчен тырышучыларның берсе. Ләкин 2005 елны ул бу өлкәдә үз беректәшләрен шаккаттырды. Шредер Русиядәге газ монополиясе булган “Газпром”ның Балтыйк диңгезе төбеннән Русия-Германия торбаүткәргечен төзү проекты башлыгы итеп билгеләнде. «Төньяк агым» торбаүткәргечен төзүне быел төгәлләргә уйлыйлар.

Күп кенә алман тәнкыйтьчеләре социаль гаделлек һәм эре монополияләргә каршы чыгучы социаль демократик партия вәкиле Шредерның бу адымына аптырауларын әйтте. Парламенттагы «яшелләр партиясе» вәкиле Мари-Луизе Бек моны «костыргыч» дип атады.

«Бу Төньяк агымны башлаган Герхард Шредер буллды. Ул беренче тапкыр урыс ягына «бүл һәм идарә ит» дигән мөмкинлек бирде. Бу ике яклы адымны беренче тапкыр Германия яклады», диде ул.

Бек фикеренчә, сәясәт белән бизнесны бергә алып барган "Газпром" көнбатыш ширкәтләрдән нык аерыла. "Газпром" Европа энергия ширкәтләре белән файдалы килешүләр төзеп, Мәскәү тышкы сәясәтен алып баруда үз өлешен кертә. "Газпром" башлыклары Кремльнең мәнфәгатьләрен истә тотып эшли һәм Европа энергетика стратегиясе белән чагыштырганда дәүләт ихтыяҗларын өстенрәк куя.

Үзенчәлекле дуслык

"Газпром" алман хезмәттәшләренә шактый файдалы булган килешүләр имзалады. Шуның иң танылганы – «Төньяк агым» торбаүткәргече.

Социал-демократлар партиясенең тышкы сәясәт вәкиле Рольф Мүтзених, Русия һәм башка илләр арасында аермалар юк дип, ниндидер куркуларны кире кага.

«Әгәр сез энергетика сәясәтендә төп урыннарны алып торган Либия яки Катарны карасагыз, аерма бармы? Моннан тыш, аларда хөкүмәт белән ширкәтләр арасында бәйләнеш зур», ди ул.

Әмма халыкара иминлек һәм халыкара эшләр проблемнары институтыннан Кирстен Вестфаль, Германиянең Русиягә бәйлелеге турыдан-туры булмаса да, сәясәткә тәэсир итә, дип саный.

2005 елны Германия канцлеры булып Ангела Меркель сайлангач, хәлне үзгәртергә вәгъдә итте. Ул Европа Берлеген бердәм энергетика сәясәтен булдырырга чакырды. Ләкин тиздән ул бу көрәштә җиңелде.

Бек һәм хөкүмәтне тәнкыйтьләүчеләр, энергетика өлкәсе бик мөһим булган башка күп кенә мәсьәләләргә дә кагыла, дип саный. Шулар арасында – элекке Советлар берлегенә кергән илләрдәге демократияне яклау. Русиянең хәзер ул илләргә тәэсир итәргә тырышуы беркемгә дә сер түгел.

Бек фикеренчә, демократия урнаштыру өлкәсендә Германия сүзенә колак салучылар шактый, әмма Русиягә килгәндә – «бу ниндидер бер аерым дуслык».