Мумбайда шартлауда 17 кеше үлгән

Һиндстанның Мумбай шәһәрендә кичә булган шартлауларда 17 кеше үлгән дип хәбәр ителә. 131 кеше яраланган. Элгәре 21 кеше үлгән, 141 кеше яраланган дип белдерелгән иде.

Полиция бу террор гамәле артында кем торуны ачыкламаган әле. Һиндстан эчке эшләр министры Паланьяппан Чидамбарам шартлауларны «бер-берсе белән бәйле террор һөҗүме» дип атады.

Мумбайдагы террор гамәлләрен БМО Иминлек Шурасы һәм АКШ президенты Барак Обама хөкем итте.