Казан порты башлыгы эшеннән алынды

“Татфлот” ачык акционерлык җәмгыяте башлыгы Валерий Воронин Казан пассажир порты башлыгы Рәшит Сафинны эшеннән алды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Сафин пассажирлар ташуны оештыру кагыйдәләрен бозган өчен, порттан көймәләрне туристик сәфәргә чыгарганда бу хакта флотның диспетчер дәүләт оешмасына хәбәр итмәгән өчен эшеннән алына диелә.