Абхазия хөкүмәте башлыгы республика президенты сайлауга чыга

Абхазия хөкүмәте башлыгы Сергей Шамба үзбилгеләнгән республика президентын сайлауга намзәт булып чыгачагы турында гаризасын Үзәк сайлау комитетына тапшырды.

Шамбадан кала республиканың хәзерге вице-президенты Александр Анкваб һәм оппозиция башлыгы Рауль Хаджимба да намзәт итеп тәкъдим ителде.

Намзәтләрне тәкъдим итү иртәгә – 17 июльдә төгәлләнә.

Вакытыннан элек президент сайлау 26-нчы августта булачак. Әлеге сайлау Абхазиянең элекке президенты Сергей Багапш вафатыннан соң үткәрелә.