Сербиядә Горан Хаджич кулга алынды

Сербия президенты Борис Тадич чәршәмбе көнне булган матбугат очрашуында Горан Хаджичның кулга алынуын раслады. Хаджич 1990-нчы елларда Балкан сугышы вакытында хәрби җинаятьләрдә гаепләнүчеләрнең соңгысы. Аны элекке Югославия буенча Халыкара трибунал эзли иде.

Хаджич 1995 елга кадәр Хорватия җирендәге үзбилгеләнгән Серб Краина Республикасына җитәкчелек итте. Гадел хөкемнән ул җиде ел качып йөрде.