Үзбәкстанда җир тетрәүдә 13 кеше үлгән

Үзбәкстанда Фирганә өлкәсендә җир тетрәп кимендә 13 кеше үлгән һәм сиксәннән артык кеше яраланган. Үзбәкстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яраланган 35 кеше хастаханәләргә салынган дип хәбәр итә.

Җиде дәрәҗәгә якын тибрәнеш үзәге Ташкенттан 200 чакрым көньяк-көнчыгышка таба булган. Фирганә өлкәсенең берничә районында өйләр җимерелгән һәм юлларга зыян килгән.

Җир тибрәнеше Кыргызстан башкаласы Бишкәк һәм Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә дә сизелгән.