Русиядә солдатлар һәм офицерлар арасында көч куллану арта

Русия баш хәрби прокуроры Сергей Фридинский

Русия баш хәрби прокуроры Сергей Фридинский, соңгы ярты ел эчендә 200 меңнән артык хәрби көч кулланудан зыян күргән, дип белдерде. Милләтара мөнәсәбәтләр аркасында хәрбиләрнең бер-берләрен җәберләве арткан.

Фридинский шулай ук, офицерлар арасында да бер-берсенә кул күтәрүнең 15%-ка артуын әйтә.

Русия армиясендә ришвәтчелектән килгән зыян узган ел 600 миллион сум тәшкил итте. Русия баш хәрби прокуроры әйтүенчә, ришвәт өчен алты генерал җавапка тартылган.