Русия пенсия фонды түрәсе балаларны җенси бозыклыкка тартуда шикләнелә

Русия пенсия фонды түрәләренең берсе утыздан артык баланы җенси бозыклыкка тартуда шикләнелә.

Русия эчке эшләр министрлыгы идарәсе вәкиле Лариса Жукова сүзләренчә (аның кем икәне белдерелми) 41 яшьлек ир-ат интернет аша эшләгән җинаятьчел төркемгә кергән булган. Тикшерү фаразлавынча, интернет аша алар фәкыйрь гаиләдәге кызларны табып, аларны байларга тәкъдим иткән.

Әлеге төркемгә җенси бозыклыкка тартуда гаепләнүче Леонид Куваев та кергән. Аның эше хәзер мәхкәмәдә карала.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге 41 яшьлек түрәнең өендә һәм эш бүлмәсендә тентү үткәргән. Җинаять эше ачылган.