Хокук яклаучылар Эстемирова үлемен төрле яклап тикшерүне хуплый

Хокук яклаучылар Русия тикшерү комитетының Наталья Эстемирова үлемендә бөтен фаразларны да тикшерү карарын хуплады. Шул исәптән "Мемориал" хокук яклау үзәге вәкилләре әйткәннәр дә тикшереләчәк.

“Мемориал” башлыгы Олег Орлов фикеренчә, күп кенә дәлилләр югалган булуга карамастан, Эстемированы үтерүчене табарга мөмкин. Ул шулай ук Русия президенты Дмитрий Медведевка хокук яклаучылар әзерләп тапшырылган хисапның бу тикшерүгә этәргән булуын кире какмый. Әлеге хисапта Эстемированы үтерүдә, тикшерүнең кораллы сугышчы Алхазур Башаевның катнашы булуын фаразлавы дәлилле түгел икәнлеге дә әйтелә.

“Мемориал” хокук яклау үзәге хезмәткәре Наталья Эстемирова моннан ике ел элек Грозныйда урланып, үле килеш Ингушетиядә табылган иде.