БМО Либиядә яңа хакимият булдырырга чакыра

БМО Либиядә якларны килешүгә килергә һәм шуннан соң ук хәзерге хакимияттән дә, гыйсьянчылардан да тигез вәкилле яңа хөкүмәт төзергә чакырды.

Әлеге хөкүмәт президенты билгеләргә, полицияне үз контроленә алырга, илдә килешүне җайларга тиеш була. Бу эшләр парламент сайлауга һәм яңа конституция кабул итүгә китерергә тиеш.

Исемен белдерергә теләмәгән дипломат Reutersга, БМО Генераль секретаренең Либиягә җибәрелгән махсус вәкиле Абдул әл-Хатыйп әнә шундый планны тәкъдим итәчәк, дип белдерә. Әл-Хатыйп Reutersга планның нечкәлекләрен ачмаган.

Пәнҗешәмбе көнне Мөәмәр Каддафи гыйсьянчылар белән бернинди дә сөйләшүләргә бармаячагын белдергән иде.