Пакстанда 13 сугышчы үтерелде

Пакстан рәсмие белдерүенчә, Әфганстан чиге янында Талибанга каршы көчләр 13 сугышчыны үтергән.

Җирле хакимият башлыгы Нур Әләм Хан әйтүенчә, Куррам исемле асаба җирләрендә кичә һәм бүген булган бу бәрелешләрдә шулай ук берничә хәрби һәм сугышчы да яраланган.

Төбәктә яшәүче ырулар соңгы арада Исламабадтагы үзәк хакимият хуплавы белән төбәктәге Талибан сугышчыларын һәм аларның тарафдарларын юк итү өчен үз хәрби көчләрен оештырды.