Булгария сай култыкка күчерелә

Татарстанда 10 июльдә Идел елгасында баткан “Булгария” корабы Иделнең Кирельский исемле култыгындагы сай урынга күчерелә.

“Булгария”не күтәрү оператив идарәсе вәкиле Тимур Хикмәтев әйтүенчә, бу эш 4-6 сәгать чамасы дәвам итәчәк.

Сай урында корабның эчендәге су чыгарылачак һәм аның су керердәй урыннары ныгытылачак. Бу корабны суда йөзәрлек хәлгә китерү өчен эшләнә.

Аннан соң “Булгария” якында кораблар туктый торган урынга күчереләчәк.

Батканда корабта барлыгы 201 кеше булган. 114 кешенең үлеме расланды, 8 кеше югалганнар исемлегендә, 79 кеше коткарылды. Казаны тикшерү эшләре дәвам итә.