Карачида өч көндә бәрелешләрдә 44 кеше үлде

Пакстанның Карачи шәһәрендә соңгы өч көн эчендә сәяси һәм этник бәрелешләр нәтиҗәсендә 44 кеше үлде.

Карачи полициясе хәбәр итүенчә, июльдә үлүчеләр саны 185 кешегә җитте.

Әлеге бәрелешләр шәһәрнең каршылыктагы ике этник җәмгыять мәнфәгатьләрен яклаган ике сәяси фирка вәкилләре яшәгән көнчыгыш өлешендә бара.