Русиядә ризык бәяләре еврозона белән чагыштырганда ике тапкыр арткан

Русиядә беренче ярты еллыкта азык-төлек бәяләре 4,9%-ка үсеп, Европа берлеге илләре белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. Европа Берлегенә кергән илләрдә уртача алганда гыйнвардан июль башына кадәр ризык бәяләре 2,4%-ка күтәрелгән. Бу хакта Русия статистика хезмәте хәбәр итә.

Шушы алты ай эчендә инфляция Русиядә 5%-ка, ә Европа Берлеге илләрендә 1,8%-ка үскән.