Русиядә полиция хезмәткәрләренең хокук бозулары арта

Русиядә ел башыннан эчке эшләр оешмалары хезмәткәрләренең 60 меңнән күбрәк хокук бозу очрагы теркәлгән.

Русия эчке эшләр министрлыгының үз иминлек идарәсе башлыгы Юрий Драгунцов сүзләренчә, узган елның беренче ярты еллыгы белән чагыштырганда бу 21%-ка артык.

Эчке эшләр министрлыгының хокук бозган 35 меңнән артык хезмәткәре аерым исемлеккә алынган, меңнән артыгы җинаять җаваплылыгына тартылган.