Киевта мәхкәмә Тимошенконы кулга алудан баш тартты

Юлия Тимошенко

Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенконың газ килешүләрен тикшергән мәхкәмә аны кулга алудан баш тартты. Прокурорлар Тимошенконы кулга алуны сораган иде.

Тимошенко 2009 елда Русиядән газ китерү килешүен имзалаганда вазифаларын арттыруда гаепләнә. Украинаның хәзерге җитәкчелеге ул килешүләр зыянга булган, дип белдерә. Экс-премьер бу гаепләүләр уйлап чыгарылган, дип әйтә.