Сүриядә иминлек көчләре демонстрантларга ут ачты

Сүриядә иминлек көчләре оппозициядәгеләрне куып таратканда ут ачты һәм яшь газы кулланды.

Бәшәр Әсадның президентлыктан китүен таләп итеп төрле шәһәрләрдә дистә меңнәрчә кеше урамнарга чыкты. Латакия һәм Дәръада демонстрантларга ут ачтылар. Шулай ук Банияста һәм Шәм-Шәрифтә дә оппозициядәгеләргә каты чаралар күрелде.

Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр турында әлегә хәбәрләр юк.