Сүриядә дүшәмбе 24 кеше үтерелгән

Һама шәһәрендәге танклар

Хокук яклаучылар Сүриядә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланганда иминлек көчләре 24 кешене үтергән, дип хәбәр итә.

Һәлак булучыларның күпчелеге Һама шәһәрендә. Анда армия президент Бәшәр Әсад хакимиятенә каршыларга операция үткәрә. Шулай ук Шәм-Шәриф янындагы Арбин, Хомс вилаятендә, Әл-Букамал, Латакия шәһәрләрендә дә корбаннар бар дип хәбәр ителә. Үткән көннәрдә дистәләрчә кешенең үлеме турында белдерелгән иде.

Дүшәмбе БМО Иминлек Шурасы Шәм-Шәрифнең демонстрантларга карата көч куллануын хөкем иткән резолюция өлгесен тикшерүне яңартты. Европа Берлеге Сүрия хакимиятенә чикләүләрне катылатты.