Мөбәрәк мәхкәмәдә бөтен гаепләүләрне дә кире какты

Каһирәдә башланган мәхкәмәдә Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк бөтен гаепләүләрне дә кире какты.

Мөбәрәкнең ике улы, илнең элекке эчке эшләр министры һәм полициянең югары дәрәҗәдәге элекке алты түрәсе дә мәхкәмә алдына басты.