АКШ Либия илчелеген ачарга әзер икәнлеген белдерде

Кушма Штатлар Дәүләт департаменты Вашингтонда Либия илчелеге эшен дәвам иттерү өчен бөтен кирәкле адымнар да ясалды дип белдерде.

Хәзер АКШ-тагы илчелек Мөәмәр Каддафи хакимиятенә каршы Либия гыйсьянчыларының югары оешмасы – Милли күчеш Шурасы контролендә булачак. Июль аенда АКШ президенты Барак Обама хакимияте Шураны Либия халкының хокукый вәкиле итеп таныды.

Илчелек ачылгач АКШ Каддафи хисапларында туңдырылган 13 миллион долларны гыйсьянчыларга күчерәчәк.