Мадридта демонстрантлар белән полиция бәрелеште

Испания башкаласы Мадридта җомга төнендә демонстрантлар белән полиция бәрелешендә егермеләп кешегә зыян килде. Берничә кешене тоткарлаганнар.

Хакимиятнең социаль-иктисадый сәясәтенә каршылык күрсәтүчеләр Мадридның полиция чорнатып алган үзәк мәйданы - Пуэрто-дель-Сольга бәреп керергә тырышты.

Бу мәйданда берничә ай элек эшсезлек һәм ришвәтчелек үсүгә каршылар чатырлар шәһәрчеге корган иде. Сишәмбе полиция бу мәйданны чистарткач, Мадридта янә халык күтәрелешләре башланды.