Һинд океанында кораб батып 30 кеше һәлак булды

Һинд океанында Комор утраулары янында юлчылык корабы батып кимендә 30 кеше һәлак булды.

Җирле хакимият белдерүенчә, иллеләп кеше коткарылган. Коткаручылар әйтүенчә, әйләнеп капланган корабта кешеләр калган булырга мөмкин. Корабта барлыгы йөздән артык кеше булган.

Каза корабка тиешеннән артык кеше утырту сәбәпле чыккан булырга мөмкин диелә.