Европа финанс базарларында үсеш күзәтелә

Европа кыйммәтле кәгазьләр базарлары берничә көн дәвам иткән төшенкелектән соң бүген үсеш белән ачылды.

Русия һәм Азия базарларында да үсеш күзәтелде.

Сишәмбе көнне Нью-Йорк базарының Dow Jones индексы 4 процент чамасы артты.

Үсеш кичә АКШ үзәк банкы банк процентлары иң түбән, елына чирек процент дәрәҗәсендә калдыруын игълан иткәннән соң башланды.