Израил Көнчыгыш Иерусалимда 1600 фатир төзи

Израил Көнчыгыш Иерусалимда 1600 фатир төзиячәк. Бүген бу проектны эчке эшләр министры Эли Йишаи раслады.

Министр вәкиле Роэи Лакманович әйтүенчә, алдагы ике көндә Көнчыгыш Иерусалимның яһүд өлешендә тагын 2700 фатир төзү планы да расланачак.

Лакманович бу карар артында бары тик икътисад кына тора, бу соңгы социаль протест чараларына, шул исәптән арзанлы фатир җитешмәүгә зарлануларга җавап буларак эшләнә диде.