Испаниядә туристлар полиция белән бәрелеште

Испаниянең төньяк-көнчыгышындагы Ллорет-де-Мар шәһәрендә туристлар белән полиция арасында бәрелешләр булды.

22 кеше, шул исәптән 9 полиция хезмәткәре яраланган. Чуалышларда катнашкан 20 кеше тоткарланган.

Полиция туристларга һаваны суыту системы ватылган дискотека залына керү мөмкинлеге бирмәгәч бәрелешләр башланган.

Узган атнада Ллорет-де-Марда шуңа охшаш тәртипсезлекләр булган иде инде.

Шәһәр хакимияте хәмер туризмын чикләргә җыенуын белдерә. Йөзләрчә яшь кеше бирегә бары бер төнгә бар һәм дискотекаларда ял итәргә килә.