Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан президенты урынына намзәт булды

Бишкәк – Кыргызстан премьер-министры Алмазбәк Атамбаев президент урынына намзәт итеп сайланды.

Якшәмбедә Кыргызстанның хөкүмәт тарафлы Социал-демократлар партиясенең гадәттән-тыш корылтаенда делегатлар аның өчен тавыш бирде.

Кыргызстанның үзәк сайлау комиссиясендә бүгенге көнгә барлыгы 57 намзәттән гариза теркәлгән.

Кыргызстанда президент сайлау 30 октябрьдә үтәчәк.