Саркози һәм Берлускони бюджет чыгымнарын киметү турында сөйләште

Италия хөкүмәте башлыгы Сильвио Берлускони Франция президенты Николя Саркози белән узган җомга көнне Италия хөкүмәте хуплаган дәүләт чыгымнарын кисәк киметү планы турында сөйләште.

Якшәмбе кич Италия премьеры канцеляриясе 2013 елга балансланган бюджетка ирешергә җыенулары турында белдерде.

Чыгымнарны ике ел эчендә 45 миллиард еврога киметергә җыенганга Италия һөнәр берлекләре ил күләмендә эш ташлау оештырачаклары турында белдерде.

Элгәре Франция хөкүмәте бурычлар кризисы булмасын өчен чыгымнарны киметүнең яңа планын эшләргә җыенулары турында белдергән иде.