Даниядә көрд телендәге телеканал лицензиясез калырга мөмкин

Копенһагенда мәхкәмәдә Даниядәге көрд телендәге Roj-TV телеканалына карата бирелгән шикаятьне карау башланды. Тикшерү бу мәгълүмат чыганагы хезмәткәрләре Төркия, АКШ һәм Европа Берлеге террор оешма дип санаган Көрд эшчеләр фиркасе идеяләрен алга сөрә дип саный.

Әгәр мәхкәмә гаепләүне расласа Roj-TVга штраф салынырга һәм телеканал лицензиясез калырга мөмкин. Журналистлар гаепләүне кире кага.