Кырым хөкүмәте башлыгы вафат булды

Кырым автоном республикасы хөкүмәте башлыгы Василий Джарты чәршәмбе төнендә вафат булды. Бу хакта премьерның сүзчесе Виолетта Лисина хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Джарты белән хушлашу Макеевка шәһәрендә иртәгә булачак. Кырым министрлар шурасы күмү көне әлегә тәгаенләнмәгән дип белдерә.

Расланмаган хәбәрләргә күрә ашказанындагы яман шеш үлемгә сәбәп булган.