Ющенко Русия белән газ килешүләрен юкка чыгарырга тәкъдим итә

Виктор Ющенко

Украинаның элекке президенты Виктор Ющенко 2009 елда төзелгән Русиядән газ китерү турындагы килешүләрне Киев өчен файдалы түгел дип атап аларны юкка чыгарырга тәкъдим итте.

Экс-президент бүген хөкүмәтнең элекке башлыгы Юлия Тимошенко эшен караган мәхкәмәдә чыгыш ясады. Тимошенконы яклап мәхкәмә янына җыелганнар Ющенконы "Оят" һәм "Сатлыкҗан» дигән сүзләр белән озатып калды.

Мәхкәмә утырышында бүген шулай ук Ющенконың элекке халыкара мәсьәләләрдә энергетика иминлеге вәкиле Богдан Соколовский да чыгыш ясады.

Тимошенко Русия белән газ килешүләре төзегәндә вазыйфаларын арттыруда гаепләнә. 5 августтан ул сак астында.