"Бердәм икътисади киңлек көндәшлек тудырачак"

Хезмәт министры Айрат Шәфигуллин белән матбугат очрашуы. 17 август 2011 ел

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, хәзерге икътисадны читтән килгән эшчеләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, ди. Бердәм икътисади киңлектә белгечләр арасында кискен көндәшлек барлыкка киләчәк, дип саный ул.

17 август көнне “Комсомольская правда” газетының Казан филиалында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белән матбугат очрашуы узды.

Очрашуда хезмәт базарына кагылышлы төрле мәсьәләләр каралды. Алга киткән илләрдә 70-80% укучылар, студентлар һөнәри белемгә өстенлек бирә, дип ассызыклады министр.

"Русиядә һөнәри уку йортларына караганда югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр күбрәк. Бу әти-әниләрнең балалары юридик, экономик факультетларны укып бетергәч, престижлы урында эшләр дигән өметләренә бәйле", дип белдерде Айрат Шәфигуллин.

Хезмәт базары хәлләре

"Хезмәт хакына килгәндә, ул төрле өлкәләрдә төрлечә. Югары белем кирәк булмаган һөнәри эшләрдә хезмәт хакы 11 мең сумга җитә икән. Югары квалификация, технологик белем кирәк очракта, төзү өлкәсендә хезмәт хакы 8 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, һәм югарырак та булуы ихтимал", диде ул.

Министр аеруча кирәкле профессияләрне атады. "Күбрәк һөнәри һәм инженер белгечләргә ихтыяҗ бар. Бүгенге көндә кирәкле һөнәрләр арасында парикмахер, пешекче, төрле автоматлар операторлары, төрле җиһазларны рәтләүчеләр, машина йөртүчеләр, кондукторлар, сатучылар, инженерлар, конструкторлар һөнәрләре тора. Ә эшсезләр арасында экономик һәм юридик белемлеләр күбрәк очрый", диде хезмәт министры Айрат Шәфигуллин.

"Яңа технологияләр барлыкка килү белән яңа белгечлекләргә ихтыяҗ арта. Әйтик, яңа төр кухня популярлашып китсә дә, шул өлкәдә пешекче кирәк. Универсиада якынлашу белән тәрҗемәче һәм лингвист һөнәрләренә сорау арта. Һәм, әлбәттә, һичшиксез, укытучылар һәм табиблар кирәкле һөнәрләрдән санала.

Һөнәри белгечлекләргә сорау артсын өчен, эш урыннары тудырырга кирәк. Ә эш бирүчеләр үз чиратында уңайлы эш шартлары тудырырга тиеш. Әйтик, заводларда кадрлар җитмәү өстенә 4 мең хезмәт хакы түләнә икән, димәк, бу һөнәр остасы эш бирүчегә кирәкми.

Татарстанда уртача хезмәт хакы – 18 200 сум. Эшсезләр саны 29 меңгә җитә. Ә хезмәт базарында 41 меңләп вакансия бар", дип белдерде министр.

Хезмәт кенәгәсен тартып алырлармы?

Матбугат очрашуында хезмәт министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан бүгеннән үк хезмәт кенәгәләреннән баш тартырга әзер, диде.

"Хезмәт кенәгәләрен гамәлдән чыгару – Русия күләмендәге проект. Татарстанның пенсия фонды иң алдынгылардан санала. Шуңа күрә бу канун кабул ителсә, республикада бу системага күчүдә авырлыклар булмас. Бу проект халык өчен дә уңайлы булыр, ышанычлылык тәэмин ителер", дип саный хезмәт министры Айрат Шәфигуллин.

Ләкин халыкта, шул исәптән күпчелек өлкән кешеләрдә кулга тотып та карап булмаган электрон хезмәт кенәгәсе шик уята. Моңа министр болай җавап бирде:

Хезмәт министры Айрат Шәфигуллин
“Хезмәт кенәгәсен бетерсәләр дә, өлкән кешеләрдән аларның кулында булган хезмәт кенәгәсен беркем дә тартып алырга җыенмый. Алмаячаклар да, чөнки ул аларның документлары булып санала.

Мин бу сорауга караган төрле киңәшмәләрдә катнаштым, монда сүз өлкәннәрдән хезмәт кенәгәсен тартып алу турында бармый. Бу проект этаплап башкарылыр дип көтелә. Кем хәзер эшли башлый – аларга хезмәт кенәгәсен бирмәячәкләр. Ә кемдә ул бар – аларның кенәгәләрен 10 ел эчендә әкренләп бетерерләр.

Хезмәт кенәгәсенең кирәге юк. Аны беркемгә күрсәтәсе дә юк. Пенсиягә чыкканда да, эшкә урнашканда да кирәге юк. Яшьләргә кирәге булмаячак. Ниндидер мәгълүмат кирәк булса, аны архив аша эзләргә була.

Һәр теләгән кеше үзе базага кереп, хезмәтенә кагылган мәгълүматны тикшерә ала. Хезмәт кенәгәсе бернәрсә дә бирми, ә кайвакыт комачау гына итә.

Бу документ белән кешенең тәҗрибәсен һәм эшләү сыйфатын белеп булмый. Барыбер кеше эшкә урнашканда ниндидер анкеталар тутыра. Анда булган орден, грамоталарын күрсәтә. Һәм эшкә урнашканда кадрлар бүлеге аларның булу-булмавын тикшерә бит. Шунда ук сөйләшү, тест, имтихан кебек сынаулар да була”, ди хезмәт министры Айрат Шәфигуллин.

Яшьләрне көндәшлек куркытамы?

Киләчәктә яшь белгечләр арасында конкуренция артачак, чөнки чит ил эшчеләре күпләп чакырыла. Очрашуда хезмәт министры Айрат Шәфигуллин: “Читтән килеп эшләүчеләрдән башка без икътисадны төзи алмаячакбыз”, диде.

“Кризистан чыктык. Байтак эшчеләр җитми башлады. Без республика оешмаларыннан 70 меңгә якын чит ил хезмәткәрләрен чакыруга заявка җыйган идек. Аны 29 меңгә кадәр кыскарттык.

Бу саннарны Русия хөкүмәтенә җибәрдек. Аңа әле кул куелмаган. Ләкин шундый сорау туа: “Безнең республикага шулкадәр читтән килгән кешеләр кирәкме?”

Яңа кануннар нигезендә бердәм икътисади киңлек оештырыла. Безнең киңлеккә Беларус белән Казакъстан керделәр инде. Аларның халыклары Русиядә бернинди рөхсәтсез эшли ала. Башка илләр шулай керсә, без аларның гражданнарын эшкә алганда, бүлеп, кимсетеп карый алмыйбыз.

Бу үз чиратында көндәшлек тудырачак. Яшьләргә сөйлисең: “Сезнең артта меңләгән Кытай һәм башка илләрнең яшь белгечләре басып тора” дип – алар моңа зур игътибар бирми кебек. Ләкин читтән килеп эшләүчеләрдән башка без икътисадны төзи алмаячакбыз.

Дөньяда илләр халыкны эшкә чакыру мәсьәләсендә ярыша. Профессиональ, тәртипле белгечләр һәр җирдә кирәк. Безнең илнең беренче мәсьәләсе – безгә нинди белгечлекләр кирәк икәнен төгәл билгеләү, һәм аларга уңайлы эш шартларын булдыру.

Дәүләт структураларында яшьләрне яклауга караган төрле киңәшмәләр бара. Бу сәясәт кирәк түгел дип әйтүчеләр дә бар. Русиядә эшләргә теләмәүчеләр саны артты. Шуның өчен кешене яшьтән үк эшкә өйрәтеп, тәрбияләргә кирәк”, диде хезмәт министры Айрат Шәфигуллин.