Горбачев хакимияттә «Бердәм Русия» монополиясеннән баш тартырга чакыра

Михаил Горбачев

СССР-ның элекке президенты Михаил Горбачев Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Русия хакимиятләрен «Бердәм Русия»нең илдәге сәяси монополиясеннән баш тартырга чакырды. Сәясәтче сүзләренчә, «КПСС-ның иң начар вариантын» кабатларга ярамый.

Горбачев Русия хакимиятләренең хәзерге сәясәтен «кирегә хәрәкәт» дип атап югары җитәкчелекне алыштырырга тәкъдим итте.

СССР-ның экс-президенты «Уң эш» фиркасенең Дәүләт думасына үтү мөмкинлекләре зур дип белдерә. Әлеге фирка җитәкчесе Михаил Прохоров, Горбачев фикеренчә, яңа идеяләр һәм проектлар тудыручы, ифрат та гаҗәеп фикерле кеше.