Төркия очкычлары Гыйрактагы көрд сугышчылары ныгытмаларына ут ачкан

Төркиянең хәрби очкычлары Гыйракның төньягындагы көрд сугышчылары ныгытмаларына ут ачкан. Чәршәмбе кичендә таулы Кандил, Зап һәм Хакүрк төбәкләренә экстремист көрдләргә ут ачылды дип хәбәр ителә.

Төркия армиясе вәкиле бүген көрд кораллы сугышчыларының 168 корылмасы утка тотылды дип белдерде.

Бу ут ачуга Гыйрак чиге буендагы Төркиянең Хаккари вилаятендәге хәрбиләргә һөҗүм этәргән. Соңгы хәбәрләргә караганда, Төркиянең хәрби машинасын шартлатып аңа ут ачу нәтиҗәсендә 11 хәрби һәм аларны озатучы анда яшәүче кеше һәлак булган. Берничә кеше яраланган. Әлеге һөҗүмне Көрд эшчеләр фиркасе үзләренең оештыруы турында әйтә.