Кабулда Британ Шурасы бинасына һөҗүмдә сигез кеше үлде

Кабул үзәгендәге Британ Шурасы дип аталган мәдәният үзәгенә һөҗүмдә үлүчеләр саны сигез кешегә җитте. Бу террор гамәлен талиблар үзләре оештырганны әйтә.

Андагы вакыт белән алтынчы яртыда Кабулның кеше күп йөри торган урам кисешендә интихарчы үзен полиция кизүе янында шартлаткан. Ун минуттан соң Британ Шурасы капкасы янында машина шартлатыла һәм ут ачып бинага яхшы коралланган сугышчылар үтеп керә. Шуннан соң тагын ике шартлау була.

Атышлар әлегә дәвам итә дип хәбәр ителә. Андагы полиция белдерүенчә, бинага үтеп кергән интихарчыларның ядрәләре көн буена җитәргә мөмкин.

Талибан вәкиле сүзләренчә, Әфганстанның Британиядән аерылып чыгуына 92 ел тулу уңаеннан Британ Шурасына һөҗүм оештырылган. Ул бүген билгеләп үтелә.