Дәһлидә ун меңләп кеше ришвәткә каршы көрәшүчене яклады

Дәһлидә бүген ун меңләп кеше ришвәтчелек канунына каршы ачлык игълан иткән активист Анна Хазарега теләктәшлек белдереп җыелды.

Хазаре 15 көнлек ачлыкны сишәмбе башлаган иде һәм бу гамәле өчен шул ук көнне төрмәгә ябылды. Аны кулга алу бөтен Һиндстанда протест чараларына китерде. Кичә ул хакимиятләрдән ачлык гамәленә рөхсәт алуга иреште һәм төрмәдән чыкты.

Һиндстанда әле күптән түгел генә игълан ителгән ришвәтчелеккә каршы канун өлегесе хөкүмәт башлыгын һәм өлкән һөкемдарларны ришвәтчелек тикшерүеннән азат итә.