Байден: Кушма Штатларга дефолт янамый

Джо Байден

Кушма Штатлар вице-президенты Джо Байден, Кытайга сәфәре вакытында АКШ-ка дефолт хәзер дә һәм киләчәктә дә янамый, дип белдерде.

Бүген Байден Сычуань вилаятендә чыгыш ясап, Кытайга американ активларына керткән инвестицияләре өчен борчылырга кирәкми, дип әйтте. Кытай АКШ-ның күпләгән кыйммәтле кәгазьләренә ия дәүләтләрнең берсе.

АКШ Конгрессында дәүләт бурычларына лимит һәм бюджет дефицитын киметү юллары турында бәхәсләр чыккач, Вашингтонның кыйммәтле кәгазьләргә түли алуында шикләр туган иде.