Джо Байден Монголиядә булды

Джо Байден Монголиядә

АКШ вице-президенты Джо Байден Монголияне “демократик үсешнең яхшы үрнәге” дип атады.

Байден Улан-Баторга Кытайга булган дүрт көнлек сәфәреннән соң килде. Монголия җитәкчелеге белән сөйләшкән вакытта Байден илнең соңгы 20 ел эчендә демократия юлында зур уңышларга ирешүен әйтеп китте.

Сөйләшүләр вакытында сүз икътисадый хезмәттәшлек, аерым алганда, энергетика өлкәсе турында да булды. Байден Монголиядән Япониягә бара.