"Аргамак" клубы Мәскәүдә ифтар мәҗлесе уздырды

Ифтарга бер сәгать кала башланып киткән чара Рамазан аен файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрүгә багышланды.

“Тәүбә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Аләветдинов ураза тотуның рухи ягына басым ясады.

Бер тапкыр да ураза тотмаган кеше (ә җыелган халык арасында андыйлар юк түгел иде) әлбәттә иң беренче итеп бу гамәлнең сәламәтлеккә ничегрәк тәэсир итәчәге турында уйлый.

“Аргамак” клубы әгъзасы, яшь табиб Мансур Хәсәншин ураза тотуның медицина аспектларын аңлатты.

Очрашуның вәгазь өлеше тәмамлангач, ифтар вакыты да килеп җитте.

Микрофон артистлар кулына күчте. Җырчы Наилә Фатехова башта үзе җитәкләгән “Мәдинә” рухи музыкасы ансамбле турында сөйләде.

Ләззәтле тәгамьнәрне авыз итү күңел ачу белән бергә үрелеп барды.

Кичә Ренат Ибраһимовның “Кол Шәрифтә” дигән яңа клибын тәкъдим итү белән дәвам итте.

Җырчы Ренат Ибраһимов кичәгә үзенең гаиләсе белән килгән иде.

Кичәдә катнашкан бер кунак сүзләренә караганда, анда самимилек һәм дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргән.