Көньяк Корея һәм Казакъстан күп миллиардлы килешүләр имзалый

Көньяк Корея президенты Ли Мён Бак рәсми сәфәр белән Казакъстанга килде. Алар Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев белән 11 миллиард долларлык икътисадый килешү имзалый.

Балхаш күле буенда җылылык электростанциясе һәм Казакъстанның көнбатышында химия ширкәте Көньяк Корея белән бергә эре уртак проект булып тора.

Әлеге проектларда катнашу тендерын Көньяк Кореянең Samsung һәм Электроэнергетика ширкәтләре отты.